Чираттагы гуманитар ярдәмне җибәрергә без әзер!
Чираттагы гуманитар ярдәмне җибәрергә без әзер! Баланлы авылында махсус хәрби операциядәге якташларыбызга ярдәм җыю дәвам итә. "Һәр посылка, һәр кирәкле әйбер — егетләребезгә булган хөрмәтебезнең, кайгыртуыбызның һәм теләктәшлегебезнең бер билгесе. Чираттагы гуманитар йөкне туплап, озын юлга озатырга әзерләнәбез. Бердәм булганда, ярдәмебез дә көчлерәк!" – дип яза безгә Баланлы авылы мәдәният йорты директоры Фәния Хафизова. Фото – Фәния Хафизовадан. #игелек