7 октябрьдә Йөкле хатын-кызлар көне билгеләп үтелә.
7 октябрьдә Йөкле хатын-кызлар көне билгеләп үтелә. Бу уңайдан «Мизгел» яшьләр үзәгендә булачак әниләр өчен очрашу узды. Түгәрәк өстәл артында социаль яклау, ГХАТ бүлеге, сәламәтлек саклау һәм Социаль фонд вәкилләре җыелды. Медицина хезмәткәре Гөлнара Дәүләтшина яңа туган сабыйны төрү буенча мастер-класс үткәрде. Чара барышында концерт номерлары да тәкъдим ителде, тәҗрибәле белгечләр чыгыш ясады. Белгечләр йөклелек чорына, пособиеләргә, ташламаларга һәм башка ярдәм чараларына кагылышлы мәгълүматлар белән уртаклашты. Мондый очрашулар булачак әниләргә үз хокукларын яхшырак аңларга һәм нинди ярдәм чараларыннан файдаланырга мөмкин булуын белергә ярдәм итә. Фото – район үзәк хастаханәсеннән.