Олы Чакмак мәктәбе укучылары өлкәннәргә милли традицияләр бәйрәме бүләк итте
Олы Чакмак мәктәбе укучылары өлкәннәргә милли традицияләр бәйрәме бүләк итте Россия халыклары бердәмлеге елы уңаеннан «Игелеккә юл» һәм «Традицияләрнең җанлы җебе» проектлары кысаларында Олы Чакмак төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр өчен «Татарстан халыкларының милли традицияләре» дип исемләнгән чара үткәрде. Бәйрәмне мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, «Алдынгылар хәрәкәте»нең «Тылсым» волонтерлар отряды җитәкчесе Миңнур Нәгыймова һәм Олы Чакмак авылы мәдәният йорты директоры Энҗе Гарипова оештырды. Очрашу җылы, гаилә бәйрәмен хәтерләткән мохиттә узды. Өлкәннәр яшьлек елларында Сабантуй, Пасха, Каравон бәйрәмнәренең ничек үткәрелүен искә төшерде, борынгы гореф-гадәтләр турында сөйләде. Укучылар аларның хатирәләрен зур кызыксыну белән тыңлады. Интернат-йортта яшәүчеләр таныш җырларга кушылып җырлады, уеннарда катнашты, кунаклар белән бергә биеде. Энҗе Гарипова җитәкчелегендә күңелле шаян биюләр дә өйрәнделәр. Бәйрәмнең иң тәмле күчтәнәче – зур чәкчәк булды! Аны иң яшь волонтерның әнисе, Олы Чакмак авылында яшәүче Илүсә Гарипова пешергән. Чара ахырында укучылар әби-бабайларга чәчәкләр һәм үз куллары белән ясаган истәлекле бүләкләр тапшырды. Әлеге очрашу тагын бер кат күрсәтте: игелек кылуның яше юк, ә милли гореф-гадәтләребез буыннарны берләштерә! Ә сезнең гаиләдә буыннан-буынга тапшырылып килгән нинди матур традицияләр бар? Фото – Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортыннан. #игелек