ЧӘКЧӘКМЕ, ЧӘК-ЧӘКМЕ? БҮГЕН АЧЫКЛЫЙБЫЗ!
ЧӘКЧӘКМЕ, ЧӘК-ЧӘКМЕ? БҮГЕН АЧЫКЛЫЙБЫЗ! 14 октябрь – Чәкчәк көне! Татар халкының иң затлы, иң тәмле милли ризыкларының берсе ул – чәкчәк! Кунак табыны да, туй мәҗлесе дә, бәйрәмнәр дә аннан башка сирәк уза. Ә сез бу тәмле ризыкның исемен ничек дөрес язарга икәнен беләсезме? Чәкчәкме, әллә чәк-чәкме? Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты Ринат Сәфәров аңлатуынча, дөрес язылышы – ЧӘКЧӘК, ягъни сызыкчасыз! Сүз кайдан килеп чыккан? «Чәкчәк» сүзе татар теленә фарсы теленнән кергән. Фарсыча «чәкчәки» – «тамчылы ашамлык» дигәнне аңлата. Аның нигезендә «тамчы-тамчы» мәгънәсен белдергән сүз ята. Кызыклы факт: Татарстанның кайбер төбәкләрендә бу ризыкны әле дә «чәкчәки», «чәкчәги» дип йөртәләр. Бу атамалар сүзнең борынгы яңгырашына якынрак икән! Нигә сызыкча куелмый? Чөнки «чәкчәк» – аваз ияртеме түгел, ә исем. Ул «былбыл», «һөдһөд», «зәмзәм» кебек үк кушылып языла. Ә хәзер сезгә сорау! Чәкчәкнең кайсын күбрәк яратасыз: вак итеп ясалганынмы, әллә эре кисәклесенме? Ә сезнең якларда бу тәмле ризыкны ничек атыйлар? Бәлки, «чәкчәги» дип әйтүчеләр дә бардыр? Чәкчәк көне белән, дуслар! Табыннарыбыз мул, тормышларыбыз балдай татлы булсын! Фото – ясалма фәһем. #календарьда_дата