Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе укучылары Алия Мәгалимова һәм Азалия Минниярова ...
Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе укучылары Алия Мәгалимова һәм Азалия Минниярова «Акыллы йортны модельләштерү: киләчәк энергиясе» бәйгесендә җиңү яулады. Кызларның җитәкчесе – укытучылары Лилия Минниярова. Кызлар берьюлы ике дәрәҗәле номинациядә җиңү яулады: «Энергияне иң нәтиҗәле кулланучы модель» «Тамашачылар мәхәббәте призы» Аларның проекты экспертлар тарафыннан да, тамашачылар тарафыннан да югары бәяләнде. Бәйгене оештыручы – Татарстанның иң эре энергетика оешмаларының берсе булган «Сетевая компания» акционерлык җәмгыяте яшь уйлап табучыларның уңышларын кыйммәтле бүләкләр белән билгеләп үтте. «Акыллы йортны модельләштерү: киләчәк энергиясе» бәйгесе мәктәп укучылары һәм студентлар арасында үткәрелә. Аның төп максаты – инженерлык-техник фикерләү сәләтен үстерү һәм энергетика өлкәсендәге һөнәрләрне популярлаштыру. Бәйгедә катнашучылар ресурсларны экономияләүгә һәм яшәү уңайлылыгын арттыруга юнәлдерелгән «акыллы йорт» проектларын тәкъдим итәләр. Проектлар арасында энергияне сак тоту, альтернатив энергия чыганакларын куллану, яктырту, җылыту һәм иминлек системаларын интеллектуаль идарә итү буенча эшләнмәләр бар. Әлеге бәйге – программалаштыру, электроника һәм проектлаштыру өлкәсендәге белемнәрне, осталыкны күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек. Җиңүчеләр төбәкнең әйдәп баручы энергетика компанияләреннән кыйммәтле бүләкләр ала. Фото – Мөслим урта мәктәбеннән. #Мөслим_мәгарифе