«Мирас» футболчылары бу юлы спорт мәйданында түгел, ә «Егет без» чишмәсендә очрашты!
«Мирас» футболчылары бу юлы спорт мәйданында түгел, ә «Егет без» чишмәсендә очрашты! 18 октябрьдә «Мирас» футбол командасы егетләре әти-әниләре белән бергә Метрәй авылындагы «Егет без» чишмәсенә сәяхәт кылды. Әлеге очрашу команда тренеры Илфат Хафизов инициативасы белән оештырылды. Чишмәне төзүче Рүзәл Минһаҗев яшь спортчыларга истәлекле урынның барлыкка килү тарихын сөйләде, андагы һәр ташның нинди мәгънәгә ия булуын аңлатты. Әңгәмә барышында Ватанга мәхәббәт, батырлар истәлеген саклау, туган җирнең кадерен белү турында сүз барды. Сәяхәт җылы чәй табыны артында дәвам итте. Футбол егетләрне бер командага тупласа, мондый очрашулар аларны уртак кыйммәтләр тирәсендә берләштерә. Бу көн яшь спортчылар өчен туган як тарихын өйрәнү, батырлык һәм ватанпәрвәрлек турында уйлану мөмкинлеге булды. Фото – "Яшьлек" спорт-сәламәтләндерү комплексыннан. #Мөслим_спорты