Алтын көз «Кояшкай»га кунакка килгән!
Алтын көз «Кояшкай»га кунакка килгән! Көз ул – сары яфраклар, мул уңыш һәм күңелле бәйрәмнәр чоры! Бу көннәрдә район мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында традицион көз бәйрәмнәре гөрли. Мөслимнең «Кояшкай» балалар бакчасында да көзге бәйрәм рухы хөкем сөрде. Уртанчылар төркемендә узган «Көз бәйрәме» нәниләргә шатлыклы мизгелләр, күтәренке кәеф һәм онытылмас тәэсирләр бүләк итте. Ә сезнең балагыз көз бәйрәмендә катнаштымы әле? Бәлки, ул да матур шигырьләр өйрәнгәндер, җырлар җырлагандыр? Комментарийларда нәниләрегезнең көзге бәйрәмнән фотолар белән бүлешик, көзнең иң матур мизгелләрен бергәләп туплыйк! Фотолар һәм видеолар – "Кояшкай" балалар бакчасыннан. #Мөслим_мәгарифе