Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары халыкара бәйгедә уңышлы чыгыш ясады!
Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары халыкара бәйгедә уңышлы чыгыш ясады! 25 октябрь көнне Әлмәт шәһәрендә Рәис Нәгыймов исемендәге «Урсал тауда» халыкара күпжанрлы бәйге узды. Анда Мөслим балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары төрле номинацияләрдә чыгыш ясап, призлы урыннар яулады. «Вокал сәнгате» номинациясендә: I дәрәҗә лауреатлар: Әмир Җиһангиров (укытучысы – Айгөл Шәйгәрданова); Алина Демидова (укытучысы – Мөршидә Әхмәтҗанова). III дәрәҗә лауреатлар: Айсылу Гәрәева; Самир Кадыров; София Николаева. (Укытучылары – Гөлназ Йосыпова). II дәрәҗә дипломант: Илдар Шагалиев (укытучысы – Гөлназ Йосыпова). 🪗 «Халык уен кораллары» номинациясендә: II дәрәҗә лауреат – Риана Абдуллина; III дәрәҗә лауреат – Камил Хәйретдинов. Укытучылары – Дилбәр Салихҗанова, концертмейстерлары – Розалия Хәбибуллина. Укытучылар да сынатмады! Айгөл Шәйгәрданова һәм Гөлназ Йосыповадан торган «Сердәш» укытучылар дуэты I дәрәҗә дипломант исеменә лаек булды. Концертмейстер – Розалия Хәбибуллина. Бәйгедә катнашкан барлык укытучыларга да педагогик осталык дипломнары тапшырылды. Яшь талантларны һәм аларның остазларын ихлас күңелдән котлыйбыз! Иҗат чишмәгез саекмасын, киләчәктә дә зур сәхнәләрдә уңышлы чыгышлар ясарга, яңа үрләр яуларга язсын! Райондашлар, яшь талантларыбызны котлап, аларга җылы теләкләрегезне комментарийларда калдырыгыз! Фотолар – Мөслим балалар сәнгать мәктәбеннән.