Мөслим талантлары «Поколение-2026» халыкара бәйгесендә уңышлы чыгыш ясады!
Мөслим талантлары «Поколение-2026» халыкара бәйгесендә уңышлы чыгыш ясады! 25 октябрь көнне Яр Чаллы шәһәренең Балалар иҗаты сараенда «SFORZANDO» иҗтимагый фонды оештырган «Поколение-2026» халыкара бәйгесе узды. Мөслим балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары районыбыз данын лаеклы яклап, төрле номинацияләрдә призлы урыннар яулады. «Фортепиано» номинациясендә: Амира Хәйдәрова – II дәрәҗә лауреат. Ралина Шәрипова – III дәрәҗә лауреат. Яшь пианистларның укытучысы Филүзә Шәрипова педагогик хезмәте һәм укучыларны бәйгегә әзерләве өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. «Хореография – соло» номинациясендә яшь белгеч Эльвина Хафизова II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды! Халыкара бәйгедә катнашу сәнгать мәктәбе вәкилләре өчен үз осталыкларын күрсәтү, сәхнә тәҗрибәсе туплау һәм иҗади сәләтләрен таныту мөмкинлеге булды. Яшь талантларны һәм аларның остазларын уңышлары белән ихлас күңелдән котлыйбыз! Иҗат дәртегез сүрелмәсен, алда сезне яңа казанышлар, зур сәхнәләр һәм җиңүләр көтсен! Райондашлар, талантларыбызны котлап, җылы теләкләрегезне комментарийларда калдырыгыз! Фотолар – Мөслим балалар сәнгать мәктәбеннән. #Мөслим_мәдәнияте #Мөслим #Сәнгатьмәктәбе