КЕТЧУП🍅🍅🍅 — 30 июля 2026 г. в 09:21:44.184
КЕТЧУП🍅🍅🍅 КИРӘК: 🍅помидор ~ 5 кг 🌶️баллы борыч ~ 10 штук 🧅суган ~ 600 грамм 🧄сарымсак ~ 3 баш 🍎алма ~ 1 кг 🍅шикәр комы ~ 340 грамм 🍅тоз ~ 3~3,5 аш калагы (кабып карап салыгыз) 🍅борыч катнашмасы (смесь) ~ 1 чәй калагы 🍅уксус эссенциясе ~ 1 аш калагы (яки 120 мл 9%-лы уксус) ӘЗЕРЛИБЕЗ: ➖бөтен яшелчәләрне мясорубка аша чыгарабыз, тәмләткечләрне кушып, утка утыртабыз. ➖кайнап чыккач, 40~60 минут пешерәбез. ➖әзер булырга 5 минут кала уксус салып болгатабыз да кайнар килеш стерильләштерелгән банкаларга тутырып, ябабыз. Кышка бик тәмле КЕТЧУП🍅 әзер Саклап куегыз📌 Рецепт ошаса, берәр❤ куярсыз, пожалуйста!

