ГРУША 🍐🍐🍐вареньесы
ГРУША 🍐🍐🍐вареньесы КИРӘК: ✨Груша ~ 1 кг ✨Шикәр комы ~ 1 кг (баллырак кебек тоелса, 800 г калдырыгыз) ✨Лимон ~ 1 штук ✨Су ~ 1 стакан ӘЗЕРЛИБЕЗ: ☑️Грушаларны юып, чистартабыз, уртасын алып, кисәкләргә бүлгәлибез. ☑️Лимонның төшләрен алабыз, телемнәргә кискәлибез. ☑️Суны кайнатып чыгарабыз, лимон өстенә салабыз, 3 минут тотабыз һәм суны, лимонсыз гына кәстрүлгә бушатабыз. ☑️Утка куеп, әз~әзләп шикәр комы өстибез һәм сироп кайнатабыз. ☑️Әзер сиропны туралган грушалар өстенә агызып, 2 сәгать тотабыз ( уттан алып ). ☑️Яңадан ут өстенә утыртып, куерганчы кайнатабыз. 40 минутлап ☑️Стерильләштерелгән банкаларга тутырып, ябып куябыз ☕️☕️☕️ Рецепт ошаса💚💚💚