Лимон пирогы — 19 июня 2026 г. в 18:00:02.114
Лимон пирогы Камыр өчен: 11 г чүпрә 1 кап эретелгән маргарин 1 йомырка 0,5 стакан сөт Эчлек: 1 лимон, 150 г шикәр оны Чүпрәне җылы сөттә җебетергә. Йомырка, маргарин, он салып, йомшак камыр басарга. Камырны 1 сәгать җылы урында тотарга. Камырны 3 өлешкә бүләргә һәм җәемнәр әзерләргә. Зуррак булганын майлы табага җәяргә һәм өстенә эчлек ягырга, тагын бер кат камыр җәяргә һәм калган эчлекне ягып бетерергә. Өстенә 3 кат камырны җәяргә һәм астагы камыр белән тоташтырырга. Кырыйларын матурларга һәм 20 минут тотарга. Аннан соң пирогны берничә урыннан чәнечке белән тишәргә, тугланган йомырка белән майларга һәм 180 градуслы мичтә алтынсу төскә кергәнче пешерергә.

