Загружаем публикацию…
Мы используем cookies для работы сайта и аналитики посещаемости. Подробнее в Политике обработки данных и Правилах.
🎠Атларга багышланган чыгарылышыбызны хәзерге татар телендә "чабышкы" ат мәгънәсендә генә кулланылучы аргамак турындагы сөйләшүгә багышлыйбыз. Халкыбызда ул кайчандыр булган мифологик мәгънәсен югалткан, ә менә Идел буендагы кайбер халыклар телендә саклап калынган. Мәсәлән, мари телендә аргамак - су ияләренә корбанга китерелә торган ат. Чуваш телендә корбан итеп суга ташлана торган ат рәсемен "урхамах" дип атыйлар. Телче галимнәр фикеренчә, аргамак сүзенең барлыкка килүе тува телендәге "арго", кыргызча "аргы" - эре атлап чабу мәгънәсе белән бәйләнгән. Аргамак образы халкыбызның мәкальләрендә еш очрый: "Аргамак алын бирмәс", "Аргамак ат юл башлар", "Аргамак егылса, алдына егылыр", "Аттан ат тумыйча, эттән аргамак тумас". Аргамак белән бәйле бу мәкальләрнең бер үзенчәлеге бар: алар, гадәттә, дастан стилендә яңгырап, дастани шигырь үлчәменә нигезләнәләр: "Аргамакның билгесе - эчен эчкә тартканы"; "Аргамактан ат туса, ал аягы ак булыр". Татар халык иҗатында "Аргамагым" дигән җыр да бар: анда сүз туган илләрне сагыну турында бара: "Аргамагым үлән, һай, ашамый; Башыннан ук нуктасын ташламый; Кая гына барсаң да бер кояш, Туган-үскән илләргә охшамый". # ат_2026 Чыганак: Фатих Урмаче. Татар мифологиясе. Энциклопедик сүзлек: өч томда: 1 т. (А-Г). Казан: Мәгариф, 2008. - 303 б.