Загружаем публикацию…
Мы используем cookies для работы сайта и аналитики посещаемости. Подробнее в Политике обработки данных и Правилах.
#тарихи_фото рубрикасында бүген татарлар арасында гына түгел, бөтен Россия империясендә дә танылган Апанаевлар династиясе фотосына тукталасы иттек. Моның сәбәбе - 1763 елда Әби патша - Екатерина II татарларга империянең бар өлкәләрендә дә сату итәргә рөхсәтенә бәйле казан татары Апанай Хафизнең улы Исмәгыйльнең Түбән Новгород, Самара, Әстерхан, Вятка буе калалары, Мәскәү, Санкт-Петербург, Ростов шәһәрләрендә беренчеләрдән булып сәүдә элемтәләре коруы. Биредә Исмәгыйль җәнлек тиреләре, күн, йон белән сату итә башлый. Мәскәүнең кытай товарлары лавкаларында да сату рәтләре тотып, Кытайдан, Ираннан кайтарылган ефәк һәм башка төр тукымалар белән дә сату итә. Аягында нык басып торган, Казанда абруе көннән-көн арткан Исмәгыйль Апанаев 1782 елда Казанда Татар ратушасы (татар бистәләренең үзидарәсен оештыру идарәсе) ача һәм Казанда яшәүче татарларның шәһәр башлыгына әверелә. Шушы Ратушаның эшли башлавы 1785 елда Әби патша тарафыннан татарларга сәүдә итүдә зур мөмкинлекләр һәм ташламалар бирә торган «Жалованная грамота городам» имзалана. Әлеге грамота гильдия системасын юридик яктан беркетеп, шуның эчендә сәүдәгәрләрне капиталына карап өч төркемгә бүлүне тәэмин итә. Бу грамота сәүдә эше белән шөгыльләнүче татарларның санын шул арада арттыра. XVIII гасыр ахырына гильдиядә исәптә торучы 1271 сәүдәгәрнең 595 е Казанда яшәүче татарлар була. Ә 1799 елга 32 татар гаиләсе сәүдәгәрләр гильдиясендә танылып өлгерә. Алар арасында беренче рәтләрдә Апанаевлар, Юнысовлар, Аитовлар династияләре тора.