#кайсы_сүз рубрикасында телебезлән төшеп калып баручы сүзләргә дә урын бирә барабыз. — 7 июля 2026 г. в 12:31:53
#кайсы_сүз рубрикасында телебезлән төшеп калып баручы сүзләргә дә урын бирә барабыз. Бүгенге сүзебез җепләр, тукымалар төренә карый торган атамаларның берсе киҗе сүзе турында. Бу сүз телебездә мамык җептән тукылган тукыманы киҗе мамык дип атаганда әле дә, сирәк кенә булса да, вакытлы матбугат телендә кулланылгалый. Көндәлек сөйләмебездән бу сүзне инде төшеп калды дисәк тә буладыр. Югыйсә, бу атама ХХ йөз дәвамында туй йолаларында, бигрәк тә аның килен бирнәсенә бәйле йола-гадәтләре лексикасында үзгә урынны биләп килде. Киҗе сүзенең килеп чыгышын телче галимнәр борынгы Һинд телендәге нәзек җепне белдерүче сүз белән бәйлиләр. Безнең телебездә исә ул бик озак дәверләрдән бирле мамыктан эрләнеп, кызылга манылган җепне аңлатып килгән. Шуңа күрә дә мамыктан эрләнгән җепләр арасына кызылын да кушып сугылган тукымаларны әбиләребез киҗе генә дип атаганнар. Бу төр җепләрне эрләү чималы Урта Азия, Кавказ якларыннан кайта торган булганга, еш кына ефәк җепне дә киҗе дип атый торган булганнар. Күрәсең, шуңа да киҗе сүзе йола иҗатында бик еш очрый. Мәсәлән, Киҗедән генә сөлгеләрне Элеп лә куйыйк түрләргә; Без кызыбызны сезгә бирдек, Хезмәт итсен инде сезләргә. Йөгереп кенә кердем өйләргә, Киҗе маллар эленгән түрләргә; Ак канат кынам, әни кәбәм, Кунак кына булдым сезләрдә. (җыр текстлары "Йола һәм уен җырлары" китабыннан алынды) Ләкин, тел байлыгыбыз кибә барган заманда бу үзенчәлекле әйтелешле сүзебез дә төшеп калучылар арасында. Әлбәттә, кызганыч.