Яңа уку елы башлану уңаеннан, "Татар ядкарьләре" мәктәп турындагы иң билгеле картиналар...
Яңа уку елы башлану уңаеннан, "Татар ядкарьләре" мәктәп турындагы иң билгеле картиналарны тәкъдим итә. Картиналарга карап үзегез укыган чорларны да искә төшерерсез, мөгаен. 1. Федор Решетниковның "Тагын икеле" картинасы. 1952 ел. Икеле алган малай, икеле алу сәбәбе дә бар - "күпне күргән" сумкасы, андагы тимераяклар. Аны өйдә бары энесе һәм эте генә шатланып каршы ала. Борчылган әнисе, шелтәләп караган апасы һәм малайның йөзендәге чарасызлык берничек тә игътибардан читтә калмый... 2. "Мәктәп укытучысы". 1665 ел. Голланд рәссамы Ян Стен. Укытучы малайга "акыл кертергә" җыена. Малай менә-менә елап җибәрергә тора, идәндә исә җәберләү сәбәбе - ертып ташланган кәгазь, малайның булдыра алмаган биреме. 3. "Дөнья тирәли сәяхәт". Француз рәссамы Андре Анри Даргелас 1906 елда ясаган картинада укучыларның "шайтан чабу" күренеше сурәтләнә. Рәссам арттырып җибәрү - гротеск алымы кулланган, әмма килешерсез - тәнәфесләрдә сезнең мәктәптә дә шушындагыдан кимен куймаганнардыр... 4. "1 сентябрь". Анатолий Волков, 1951 ел. Совет рәссамы бөтен илдәге балаларның 1 сентябрьдәге эмоцияләрен бер картинада күрсәтеп биргән. 5. "Телдән исәпләү. С.А.Рачинскийның халык мәктәбендә". Николай Богданов-Бельский, 1895 ел. Рәссам балаларны бик яратып сурәтләве белән билгеле. Бу картинада ул начар киенгән, чабаталы авыл малайларының авыр биремне телдән исәпләүләрен күрсәтә. Дөрес җавапны менә-менә әйтәчәк укучы да күзгә ташлана һәм аны укытучы да абайлап алган бугай... 6. "Күз төбе кара көйгән кыз". Америка рәссамы Норман Роквелл, 1953 ел. Икенче атамасы - "Директор кабинеты янында". Картинада тәртипсез кыз сурәтләнгән - күз төбе көйсә дә, директордан сүгелү янаса да, ул шат - мөгаен үзенең максатына ирешкән, чөнки әле генә булган хәлләрне исенә төшереп, елмая. Натурщица кыз да билгеле шәхес - ул модель Мэри Уэлен. Картинада тәртипсез итеп сурәтләнсә дә, тормышта ул башкалардан әллә ни аерылып тормаган гадәти укучы булган - аз гына тәртип тә бозып алган, укытучыларның үзәкләренә дә үтмәгән. Ул профессорга кияүгә чыга, үзе психолог булып эшли, алар ире белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Мэри Уэлэн әле дә исән, мемуарлар яза. 7. Бу картина белән таныштырып та тору кирәкми сыман. 1965 елда чыккан "Әлифба" тышлыгы өчен рәссам Тавил Хаҗиәхмәтов ясаган картинаны 1 сыйныфка укырга барган ничә буын укучы күргән! Сәләй Вәгыйзов һәм Рәмзия Вәлитоваларның "Әлифба" китабы да күпләр өчен шушы картина белән истә калгандыр. 8. "Мәктәп ишеге төбендә". Никола1 Богданов-Бельский, 1897 ел. Мәктәп ишеге төбенә килгән малай иптәшләренә кызыгып карап тора. Ул озын юллар үтеп, укырга дип килгән, әмма аны мәктәпкә кертмиләр - чөнки аның укырга мөмкинлеге юк, ул ярлы... Укытучыга, мәктәпкә хөрмәт йөзеннән ул баш киемен салган һәм укытучының әйткән сүзләрен йотлыгып тыңлый... 9. "Укытучының авылга килүе". Владимир Маковский, 1896-1897. Җәйге матур көн, әмма шәһәрдән авылга килгән укытучы кыз - кичәге гимназистка һич кенә дә шат түгел. Хәтта аның киеме дә матәмгә ишарәли сыман. Шәһәр кызы зур өметләр белән укыган, әмма авылга кайтып төшкәч, алдагы тормышы алдындагы табын кебек үк төссез һәм ярлы буласын аңлаган... 10. "Өй эше". Владимир Серов. 1956 ел. Ике кыз бергә өй эшен әзерли. Картинадан аңлашылганча, кызларның берсе алдынгы укучы, ә икенчесе аның сыйныфташы, начаррак укучы. Картинада яхшы укучыларның үзләренә "беркетелгән" начар укучыларны өйрәтү күренеше сурәтләнә. Әйбәт укучы кызның муенында кызыл галстук, ул тырышып-тырышып өйрәтә, әмма артта калган укучының бер дә тырышасы килми бугай. Рәссам шушы рәвешчә бу практиканы тәнкыйтьли дип саный сәнгать белгечләре: отличник кыз шәхси вакытын һәм белемен башка укучыга сарыф итәргә мәҗбүр. Моннан тыш практикада шулай килеп чыккан: еш кына отличник тәртипсезне акылга өйрәтмәгән, ә тәртипсез укучылар отличникларны артка өстерәгән.