1832 елның 4 (16) сентябрендә Казанның Дары бистәсендә отставкадагы солдат Ибнеәмин Гал...
1832 елның 4 (16) сентябрендә Казанның Дары бистәсендә отставкадагы солдат Ибнеәмин Галиев гаиләсендә Мөхәммәтҗан исемле бала туа. Һәм бу сабыйның исеме татар тарихына кереп кала: Казандагы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе нәкъ менә аның исеме белән аталган. Мөхәммәтҗан Галиев 1869 елда Азия аяк киемнәрен тегү һәм сату буенча фирма ачып, сәүдә итә башлый. Аның бу бизнесы гаять зур уңышка ирешә. Мөхәммәтҗан Галиев 92 модификациядә милли һәм заманча аяк һәм баш киемнәре җитештерә. Сәүдә йорты киңәя, Уфада, Троицкида филиаллары ачыла. Сәүдәгәр мануфактуралар ача, тире, төзелеш материаллары белән дә сәүдә итә башлый, “Галиев уллары белән” сәүдә йортын ача. Табышлы эше аңа балаларын - Галимҗан, Газизҗан, Салихҗан, Габдрахманны үз вакыты өчен бик алдынгы уку йортларында, шул исәптән чит илләрдә укытырга мөмкинлек бирә. Эшмәкәр шәһәр Думасына гласный итеп сайлана, мөселман зираты попечителе була, хәйриячелек белән шөгыльләнә. Галиев мәчетен, “Госмания” мәдрәсәсен төзекләндерүгә, Үтәмишеваның җәдит мәктәбен яңартуга зур акчалар сарыф итә. 1898 елда Ярлы мөселманнарга ярдәм итү җәмгыятен оештыру турында тәкъдимне күтәреп чыга. 1882 елда “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен салдыра. Мәдрәсәне оештыручы исә аның улы – күренекле дин галиме Галимҗан Баруди. Улы Газизҗан Галиев әтисе эшен дәвам итә, сәүдәгәрлек, эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. 1931 елда вафат була. Салихҗан Галиев исә мәчет имам-хатыйбы, педагог. Салихҗан 1908 елда Вологда губернасына сөрелә, аңа Россиядә яшәү тыела, ул Төркиядә, Согуд Гарәбстанында яшәп ала. Казанда вафат була. Мөхәммәтҗан бай үзе 1908 елның 31 декабрендә вафат була. Ул салдырган биналар әле дә мөселманнарга уку йорты, мәчет буларак хезмәт итә. Рәсемнәрдә: "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе элек һәм хәзер, мәдрәсә шәкертләре һәм мөгаллимнәр, Мөхәммәтҗан байның улы Галимҗан Баруди, мәдрәсәнең пичәте