Эмилия кызыктырды бит😍👍
Эмилия кызыктырды бит😍👍 Әзрәк үзгәрешләр кертелде инде🤗 ЧИЯ ПИРОГЫ😋🍒🍒 Бу пирог өчен әле генә куактан өзелгән чияләр дә, катырып җебетелгәннәр дә яхшы була. Катырылганның суын гына сыгарга онытмаска кирәк. ✨Камыр өчен : 🔸Слив.май - 100 грамм 🔸Он - 200 грамм 🔸Йомырка - 1 🔸Шикәр комы - 50 грамм 🔸Тоз - чеметеп ✨Чия - 400 грамм ✨Эчлек өчен : 🔸Сметана - 250 грамм 🔸Йомырка - 2 🔸Бәрәңге крахмалы - 1 аш кашыгы 🔸Шикәр комы - 80 грамм 🔸Ванильле шикәр комы - 10 грамм ✨ Камырны баскач савытның төбенә җәябез(кырыйларына 2-3 см күтәреп). 🔸️ 30 минутка суыткычка куябыз. 🔸️Шул арада 250 грамм кибет сметанасына 2 йомырка, 80 грамм писүк+ 10 грамм ванильный, 1 аш кашыгы крахмалны кушып болгатабыз. 🔸Камырны алып өстенә чияләрне салабыз. Катырылган булса җебетеп, суын агызып. Карлыган, кызыл карлыганнан да бик тәмле була! 🔸️ Заливканы агызып 180 градуста 40-45 минут пешерергә. Тәмле булсын!