ЖУЛЬЕН😋❤️
ЖУЛЬЕН😋❤️ Кайнар килеш бирелә торган кабымлык. Тәмле була 😊👍 ✨Жульен өчен кирәк : 🔸Тавык ите(филе) - 300 грамм 🔸Гөмбә (шампиньон) - 300 грамм 🔸Суган - 1-2 🔸Сыр - 100 грамм 🔸Сливки 20%-200 мл 🔸Слив.май - 20 грамм 🔸Он - 1 аш кашыгы 🔸Мускат чикләвеге - ярты чәй калагы 🔸Сыек май - кыздыру өчен 🔸Тоз, борыч ✨Эш барышы : 🔸Тавык итен юып китерәбез һәм телемләп кисәбез, суганны шакмаклап турыйбыз, гөмбәне озынчалап турыйбыз 🔸Табада көчле утта тавык итен кыздырып алабыз, тозлыйбыз 🔸Суганны кыздырып алабыз 🔸Гөмбәне әзләп-әзләп салып, кыздырып алабыз(берьюлы күп салынса суы чыга һәм кызмый) 🔸Тавык итенең телемнәрен дә озынчылап турыйбыз 🔸Соус әзерләү өчен коры табада 1 кашык онны кыздырып алабыз 🔸Он кызгылт төскә кергәч сливки өстибез һәм яхшылап болгатабыз 🔸Мускат чикләвеге порошогын салабыз һәм куерганчы болгатабыз 🔸Соуска ит, гөмбә, суганны кушабыз, тоз, борыч сибәбез 🔸Жульен савытларына салабыз һәм өстенә сыр кырабыз 🔸180дә 15-20 минут пешә Бик тәмле була! 👍😋 Ашларыгыз тәмле булсын