БАЛЛЫ ПЕЧЕНЬЕ (МЕДОВОЕ) 👌😋
БАЛЛЫ ПЕЧЕНЬЕ (МЕДОВОЕ) 👌😋 Тиз һәм җайлы пешерелә торган печеньелар яратам инде мин😊👌 4 төрле әйбердән пешерелә торган печенье монысы. 🔸Он- 230 грамм 🔸Слив.май - 110 грамм 🔸Бал - 100 грамм 🔸Разрыхлитель - 10 грамм 🔸Корица салырга мөмкин ✨Онга разрыхлитель, корица, вакланган салкын май салабыз 🔸валчык хәленә китереп уабыз 🔸сыек бал өстәп камыр басабыз 🔸бал каты булса, җылытып алырга кирәк 🔸камырны 1 сәгать ял иттердем 🔸кайберләрен ике яклап шикәр комында әвәләп алдым 🔸175тә 10-12 минут тирәсе пеште ✨Бөтен өйгә бал исе тарала👌🤗🤗 Бик тәмле, баллы печенье була чәй янына. Тәмле булсын! Татарча_рецептлар|Айгөл