АНАНАСЛЫ ТАВЫК ИТЕ😋❤️
АНАНАСЛЫ ТАВЫК ИТЕ😋❤️ Ананас һәм тавык итеннән салатны да бик еш ясыйм, чөнки тәмле була. Духовкада пешергәч тә бик яратып ашыйлар. Ите бик сусыл булып пешә. ✨Пешерү өчен кирәк : 🔸Тавык ите(грудка) 🔸Бәрәңге - 3-4 🔸Суган-2 🔸Түгәрәкләп киселгән ананас(консерва) 🔸Тоз, борыч, тәмләткеч 🔸Помидор 🔸Сыр 🔸Майонез 🔸Сыер мае ✨Эш барышы : 🔸Грудканы юып, киптереп, буйга телем итеп кисәбез һәм тоз, борыч, тәмләткечләр сибәбез 🔸Чүкеч белән суккалыйбыз(отбиваем) 🔸Пешерәсе савытны ак май белән майлыйбыз һәм озынчалап туралган суган салабыз 🔸Суган өстенә түгәрәкләп киселгән бәрәңге тезәбез һәм тавык итен урнаштырабыз 🔸Иткә майонез сылыйбыз 🔸Ананас кисәкләрен тезеп чыгабыз 🔸Юка итеп киселгән помидор телемнәрен тезәбез 🔸Өстенә сыр кырабыз 🔸180дә 35-40 минут пешә Ашларыгыз тәмле булсын! Татарча_рецептлар|Айгөл