Шушы матур пирогны манный ярмасы һәм кефирдан пешердем дисәм, ышанмаучылар да булыр🤭
Шушы матур пирогны манный ярмасы һәм кефирдан пешердем дисәм, ышанмаучылар да булыр🤭 Шундый тәмле манник булыр дип уйламаган да идем. ✨Шоколадный манник өчен кирәк: 🔸кефир- 1 стакан (250) 🔸манный ярмасы- 1 стакан (200) 🔸какао (горький)- өеп 3 аш кашыгы 🔸шикәр комы - 0,5/0,7 стакан 🔸 Йомырка -1 🔸 Разрыхлитель- 1 чәй калагы (яисә 0,5 чәй калагы сода, кефир әче булса) 🔸тоз -чеметеп (шоколадның тәмен ачып җибәрә) ✨эчлеккә чия, чикләвек өстәргә мөмкин. Мин өстенә шоколадтан ганаш ясадым (шоколад+слив.майны эретеп агыздым) ✨Эш барышы: 🔸Кефирга манный ярмасын салып болгатырга һәм 20 минутка калдырырга 🔸Какао+ шикәр комы+разрыхлительне болгатабыз 🔸Күпергән манныйга тоз, какао һәм йомырканы салып яхшылап болгатабыз. Куе сметана кебек була. 🔸180 дә 35-40 минут пешерәбез 🔸Артыгын тотмагыз. 30 минутта тикшереп карагыз, шырпы коры чыкса, димәк, әзер. Дымлырак булса "трюфельный" тәм була👌😍 Формасында суынсын. Кайнар килеш таралып тора. Өстенә шоколад агызып та, сметана белән дә, үзе генә дә бик тәмле! Чәйләрегез тәмле булсын 🙏😍 Татарча рецептлар|Айгөл