✨Крамбл пешереп карыйбызмы бүген?😍👌
✨Крамбл пешереп карыйбызмы бүген?😍👌 Исемең матур, кемнәр куйган, диярсең😊 Крамблның камыры он+май+шикәр комыннан тора. Бу пирог бик тиз әзер була, бик тәмле дә👍😍 ✨Пирог камыры өчен кирәк: 🔸он -160 гр 🔸Слив.май -80 гр 🔸шикәр комы- 110 гр ✨ Эчлек өчен кирәк: 🔸алма-3 🔸корица 🔸слив.май 🔸 Шикәр комы ✨Эш барышы: 🔸алманы шакмаклап турарга һәм май салынган табада корица, шикәр комы белән болгатып, әзрәк йомшартып алырга 🔸салкын майны он һам шикәр комы белән болгатырга, уалып торырга тиеш ✨бер өлеш камырны савытның астына җәябез 🔸эчлекне салабыз 🔸Мин эчлек өстенә әзрәк Нутелла да сөртеп алдым 🔸калган камырны сибеп куябыз ✨180дә 30-40минут пешә Крамбл әзер!😍👌 Чәйләрегез тәмле булсын!