САЛАТ😋👌
САЛАТ😋👌 Шаурма яратучылар өчен бик шәп салат👍🌮шаурма яратмаганнар өчен дә тәмле булыр дип уйлыйм. Бик сусыл, туклыклы, тәмле салат👌 🔸Коряча кишер (рецептын язып киттем) 🔸помидор 🔸тавык ите 🔸чипсы 🔸сыр 🔸соус 🔸Айсберг салаты ✨ Пешереп, кыздырып алынган тавык итен турыйбыз ▪️Помидор, Айсберг салатын турыйбыз, шулар янына кишер салатын, туралган тавык итен салабыз. ▪️Өстенә сыр кырабыз ▪️ Соус ( сметана +соевый соус +майонез) салабыз ▪️ Тәлинкә читенә чипсы тезәбез. Чипсыга салып ашарга да мөмкин 😋👍