САЛАТ👌😋
САЛАТ👌😋 Бик тиз ясала торган һәм тәмле салат👍😋 ✨Тавык ите 🔸Яшел салат яфрагы 🔸кызыл суган 🔸помидор 🔸сыр 🔸яшел алма 🔸батон/ак ипи 🔸сарымсак 🔸Сыек май ✨соус: сарымсак салынган май+кефир /катык+соевый соус+приправа ✨тавык итен(грудка) имбирьлы бал+ соевый соус+слив.май +сарымсак салып кыздырып алабыз ▪️батонны (минем үзем пешергән күмәчләр иде) шакмаклап турыйбыз, кәгазь җәелгән табага тезәбез. ▪️савытка әзрәк сыек май салабыз һәм сарымсакны ваклап өстибез. Кисточка белән ипи кисәкләрен майлаштырып алабыз ▪️ 180дә кызарганчы тотып алабыз ▪️ аерым тәлинкәләргә яшел салатны ваклаштырып салабыз ▪️кызыл суган (гади суган да мөмкин), помидор, яшел алманы озынчалап турыйбыз ▪️тавык итен турап салабыз ▪️өстенә сыр кырабыз ▪️соус өстибез Салат әзер! Болгатып ашыйсы гына кала😋👍Тәмле булсын!