БЕЛЕН😋💗
БЕЛЕН😋💗 Бик күп рецептлар белән пешереп карагач, шушысына тукталырга булдым. Соңгы арада гел шулай пешерәм. Бик тәмле, йомшак була инде! Эчлек өчен кыздырылган фарш та, эремчек тә, эретелгән шоколад та шәп була! ✔️Камыр өчен кирәк : 🔸Кефир - 0,5 🔸Сөт - 1 стакан 🔸Он - 1,5 стакан 🔸Йомырка - 1-2 🔸Шикәр комы - 1 аш кашыгы 🔸Тоз - 0,5 чәй калагы 🔸Сода - 1 чәй калагы 🔸Сыек май ✔️Эш барышы : 🔸Җылымса кефирга тоз, шикәр комы, йомырка, сода салып болгатабыз 🔸иләнгән онны кертәбез- камыр куе каймак кебек була 🔸сөтне кайнатып чыгарабыз да, болгатып торган килеш, камырга салабыз (завариваем) 🔸кызган табаны әзрәк майлап алабыз һәм ике яклап кыздырабыз Тәмле булсын!