Бик тәмле рецепт таптым бит! 👍👍Камыры шәәәп! Башка төрле баллы булочкалар өчен дә мен...
Бик тәмле рецепт таптым бит! 👍👍Камыры шәәәп! Башка төрле баллы булочкалар өчен дә менә дигән! 👍👌 Синнабон кебек була😋 Өстенә агызу өчен сметана кулланыла. ✨Камыр өчен: 🔸Он - 525 гр 🔸Сөт - 310 гр 🔸Слив.май - 60 гр 🔸Чүпрә (коры) - 8 гр 🔸Йомырка - 1-2 🔸Тоз - 5 гр 🔸Шикәр комы - 50 гр ✨Эчлек өчен : 🔸Слив.май - 80 гр(йомшак) 🔸Шикәр пудрасы-150 гр 🔸Корица - 10-15 гр(мин күбрәк салдым) ✨Өстенә: 🔸Куе сметана - 450 гр 🔸Шикәр пудрасы-150 гр ✨Сөткә чүпрәне салып җебетәбез, шикәр комы өстәп яхшылап болгатабыз 🔸Йомырка, иләнгән онны кушабыз 🔸3-5 минут болгатабыз һәм тоз салып тагын болгатып алабыз 🔸Йомшак майны салып басабыз 🔸Зуррак савытны майлап камырны шунда 90 минутка урнаштырабыз 🔸Вакыт үткәч тактага салабыз һәм кырыйларыннан уртага бөкләп, әзрәк изгәләп алабыз -артык углекислый газны чыгарабыз 🔸Тагын 20 минутка калдырабыз ✨Эчлек: йомшак май+ корица+шикәр комы 🔸Камырны җәеп, өстенә эчлекне сылыйбыз 🔸Рулетны төрәбез 🔸12гә бүләбез 🔸Формада 20 мин кабартабыз 🔸180дә 20-25 минут пешә ✨Өстенә сметана+шикәр комы +ванильле шикәр комы Тәмле булсын!