Кабачкидан пюре ашы😍👍
Кабачкидан пюре ашы😍👍 Пюре ашларыннан иң яратып ашаганы кабак ашы иде, кабачки беренчелеккә чыкты бит әле👌 Җиңелчә һәм бик тәмле аш пешерү өчен кирәк: 🔸Кабачки -400-500 гр 🔸Бәрәңге -3 шт 🔸Суган - 1-2 шт 🔸Кишер - 1 шт 🔸Эретелгән (плавленый) сыр -1 🔸тоз, борыч, ысланган (копчёная) паприка 🔸сыек май, сыер мае 🔸петрушка, укроп 🔸тавык ите ✨Эш бырышы: 🔸Суганны турап кыздырабыз, кырылган кишерне салабыз 🔸Суган һәм кишер янына шакмаклап туралган бәрәңгене салып кыздырып алабыз 🔸яшелчәләрне аш пешерәсе кәстрүлгә бушатабыз 🔸 шакмаклап туралган кабачкины да табада әзрәк кыздырып алабыз да кәстрүлгә салабыз 🔸су өстибез, су яшелчәләрне күмәрлек булмасын, кабачки үзе дә су бирә 🔸бәрәңге йомшарганчы кайнатабыз 🔸тоз, борыч салабыз 🔸бераз кайнагач, плавленый сырны кырабыз һәм эрегәнче болгаткалап торабыз 🔸тавык түшкәсен "отбивать" итеп, тоз-борыч-май сылап, кыздырып алабыз 🔸Кыздырылган ипине шакмаклап турыйбыз 🔸Ит, сохари, укроп-петрушка, каймак, паприка салып, табынга бирәбез👌 Тәмле булсын!