ШАРЛОТКА😋👌
ШАРЛОТКА😋👌 Бик тәмле, дымлы шарлотка була! Өстендәге алмалары карамельләнеп тора. ✔️Камыр өчен кирәк : 🔸Кефир-150 грамм 🔸Йомырка 2-3 🔸Он-250-270 грамм 🔸Көпшәкләндергеч - 1,5 чәй калагы 🔸Шикәр комы - 180 грамм 🔸Ак май - 20 грамм 🔸Алма-4-5 🔸Корица 🔸Ванилин ✔️Эш барышы : 🔸Бүлмә температурасында кефирга шикәр комы, ванильле шикәр, йомыркаларны салып болгатабыз 🔸Он+көпшәкләндергечне иләп салабыз, яхшылап болгатабыз 🔸Туралган алманы шикәр комы һәм корица салып болгатабыз 🔸Табаның төбен майлыйбыз, шикәр комы сибәбез һәм алманы салабыз 🔸Өстенә камырны салабыз 🔸180дә 30-40 минут пешерәбез 🔸Өстенә шоколад кырырга, шикәр пудрасы сибәргә мөмкин Тәмле булсын!