Шушы кексны көн аралаш пешерә башладым әле. Йомшак, уалып китә торган кекс була. Төнг...
Шушы кексны көн аралаш пешерә башладым әле. Йомшак, уалып китә торган кекс була. Төнгә суыткычка куйсаң, икенче көнгә бигрәк тә тәмле була. Бәлки өченче көнгә тагын да тәмлерәк буладыр🤔🤔 әйтә алмыйм. Калмый өченче көнгә😁 Бисквит урынына кулланып, торт та ясарга мөмкин. Шәп булып чыга! Бүлмә температурасындагы 150 гр ак майга 150 гр писүк салып болгатам, шуңа берәмләп 3 йомырка кертәм. 6 аш кашыгы салкын су, ванилин, 2 чәй кашыгы разрыхлитель, 1,5 стакан он, бер уч йөзем. 180дә 40 минут пешерергә. Тәмле булсын