ЭРЕМЧЕКЛЕ ПИРОГ 😋👌❤️
ЭРЕМЧЕКЛЕ ПИРОГ 😋👌❤️ Тагын бик матур һәм тәмле пирог😍 Эремчекле ватрушка. Бик йомшак, русчалап әйтсәк "нежный и воздушный пирог". ✔️Камыр өчен кирәк : 🔸Йомырка - 2 🔸Шикәр комы - 150 грамм 🔸Эретелгән ак май - 50 грамм 🔸Кибет каймагы - 200 грамм 🔸Он - 150-200 грамм 🔸Разрыхлитель - 2 чәй калагы 🔸Какао - 2 аш кашыгы 🔸Тоз - чеметеп ✨Эчлек өчен кирәк : 🔸Эремчек - 500 грамм 🔸Шикәр комы - 100 грамм 🔸Ванильле шикәр комы 🔸Манный ярмасы 30 грамм 🔸Йомырка - 2-3 ✨Эш барышы : 🔸Йомырканы күпертәбез, шикәр комы өстәп, күпертүне дәвам итәбез 🔸эретелгән май, каймакны кертәбез 🔸какао+разрыхлитель + онны иләп өстибез, яхшылап болгатабыз 🔸эчлек өчен бөтен әйберне бер савытка салабыз һәм погружной блендер белән болгатабыз 🔸табаның төбен майлап камырны салабыз 🔸эчлекне салабыз, чит-читләреннән камырны эчлек өстенә кертеп чыгабыз(чәнечке белән) 🔸180дә 40 минутлап пешә Бик тәмле була!👌😋👍 Чәйләрегез тәмле булсын! Татарча_рецептлар|Айгөл