Макдональдстагы кебек кыярлар🥒🥒🥒
Макдональдстагы кебек кыярлар🥒🥒🥒 Кыярларыгыз өлгердеме әле? Бик актуаль рецепт. Шушы кыярларны бик яраталар безнекеләр. Бутерброт ясаганда да, кабымлык кебек тә, бәрәңге ризыклары янына да менә дигән була! ✨ 3 ярты литрлы банка өчен: 🔸1 кг 400 гр кыяр 🔸2 аш кашыгы тоз 🔸220 гр алма серкәсе (яблочный уксус) 🔸200 грамм шикәр комы 🔸2 аш кашыгы борчаклы ( зернистый) горчица 🔸0,5 чәй калагы кызыл әче борыч (порошок) 🔸1 аш кашыгы куркума ✨Эш барышы: 🔸кыярның баш-башларын кисеп алабыз да түгәрәк телемләп турыйбыз 🔸Тоз салып болгатабыз һәм савытның өстен каплап куябыз 🔸кыяр 2 сәгатькә якын тора, ярты сәгать саен болгаткалыйбыз ✨маринад әзерлибез: 🔸савытка шикәр комы, уксус, куркума, горчица, әче борычны салып болгатабыз 🔸кайнап чыккач, кыярны суы белән бергә маринадка салабыз 🔸5 минут тирәсе кайнагач кыяр төсен үзгәртә. Димәк, кыяр әзер! Стериль банкаларга тутырып куябыз👌 Тәмле булсын!