СЫР рецепты🧀🧀🧀
СЫР рецепты🧀🧀🧀 Көнендә әзер була торган сыр бу. 🔸Эремчек - 700 грамм 🔸Сөт - 1 литр 🔸Йомырка - 2 🔸Сода - 1 чәй калагы 🔸Тоз - 1-2 чәй калагы 🔸Слив.май - 2 аш кашыгы ✨Сөткә эремчекне кушып плитәгә утыртабыз. Берничә минут кайнатабыз. Яшькелт су аерылып чыккач, марляга сөзәбез. ▪️ Зуррак табаны әкрен утка куеп, слив.май салабыз. ▪️Суы сарыккан эремчекне, әзрәк болгатып алган йомырканы, тоз һәм соданы да табага салабыз. Төерләре юкка чыгып, бердәм масса барлыкка килгәнче болгатып торабыз әкрен утта. ▪️ Сыр сузыла башлагач майланган тирән тарелкага бушатабыз. Өстенә пленка каплап куябыз. Суынгач сыр әзер була! 🧀👌 Тәмле булсын!