ХАЧАПУРИ ПО-АДЖАРСКИ😋
ХАЧАПУРИ ПО-АДЖАРСКИ😋 ✨Камыр өчен: 🔸Кефир - 300 гр 🔸Он - 4 стакан (рецепты буенча 6) 🔸Слив.май - 6 аш кашыгы 🔸Коры чүпрә- 10 гр 🔸Тоз - 1 чәй калагы 🔸Шикәр комы - 1 чәй кал. ✨Эчлек: 🔸Сулугуни сыры-150 гр 🔸Брынза - 150 гр 🔸Йомырка - 7 (3 пешкән, 4 пешмәгән) 🔸Слив.май 🔸Укроп ✨Камыр ясыйбыз һәм 1 сәгатькә ял итәргә куябыз. Камыр майлы була. ✨Шул арада эчлек ясыйбыз. Сулугуни, брынза, 3 йомырканы эре кыргычтан уабыз. 50 грамм сырны читкә алып куябыз. Калган сырларны йомырка белән болгатабыз. ✨Камырны 4 өлешкә бүлеп, 7 мм тирәсендә калынлыктагы овал җәябез. "Көймәнең" кырыйларына алып куйган сырны салып, "бортиклар" ясыйбыз - сырны камыр белән каплап куябыз. "Көймәне" ясыйбыз - очларын бөтәрләп беркетәбез. Эчлекне салабыз. Пешкәндә артык кабармасын өчен яхшылап баскалап куябыз. Ясап бетергәч 15 минут ял иттерәбез, йомырка сарысы белән сылыйбыз да 220-250дә 10-15 минут пешерәбез. Йомырка салгач тагын 5-7 минутка куеп алабыз. Слив.май салып, укроп сибеп өстәлгә куябыз. Тәмле булсын!