МАННИК😋👌
МАННИК😋👌 Бу манникны кефирдан пешердем. Чын кекс кебек булды үзе! 👌Яхшы кабарды, йомшак һәм тәмле булды! ✨Кефир - 1 стакан 🔸Йомырка - 3 🔸Манный - 1 стакан 🔸Он - 1 стакан 🔸Шикәр комы - 1 стакан 🔸Йөзем - 1 уч 🔸Слив.май - 100 грамм+табаны майларга 🔸Разрыхлитель - 1 чәй калагы 🔸Ванильле шикәр - 1 пачка ✨ кефирга манныйны салабыз, 40 минутлап бүрттерәбез ▪️йомырканы шикәр комы белән күпертәбез, ванильле шикәр комын өстибез ▪️майны йомшартабыз ▪️йомырка һәм майны манный белән берләштерәбез ▪️разрыхлитель салынган онны кушып болгатабыз ▪️юып киптерелгән йөземне (күрәгә) өстибез ▪️камыр сыеграк була ▪️табаны майлап, манный сибеп алабыз ▪️160та 45 минут тирәсе пешә Тәмле булсын!