ЙӨЗЕМЛЕ ҺӘМ АЛМАЛЫ БУЛОЧКАЛАР
ЙӨЗЕМЛЕ ҺӘМ АЛМАЛЫ БУЛОЧКАЛАР ✨Камыр өчен : 🔸Он - 525 гр 🔸Сөт - 310 гр 🔸Слив.май - 60 гр 🔸Чүпрә (коры) - 8 гр 🔸 Йомырка - 1-2 🔸Тоз -5 гр 🔸 Шикәр комы -50 гр ✨Эчлек өчен : 🔸Йөзем-200 гр 🔸алма-1 🔸Слив.май 🔸Шикәр комы ✨Өстенә: 1 чәй кал. шикәр комы +1 аш каш. салкын май+1-2 аш кашыгы онны кул белән берләштерәбез ✨ Сөткә коры чүпрәне салып җебетәбез, шикәр комы өстәп яхшылап болгатабыз. ▪️Йомырка, иләнгән онны өстибез ▪️3-5 минут болгатабыз ▪️тоз салып тагын болгатып алабыз ▪️Йомшартылган майны салып басабыз ▪️зуррак савытны майлап камырны шунда 90 минутка куябыз ▪️вакыт үткәч тактага салабыз һәм кырыйларыннан уртага бөкләп, әзрәк изгәләп алабыз камырны ▪️артык углекислый газны чыгару һәм тагын да яхшырак кабарсын өчен кирәк бу эш ▪️тагын 20 минутка калдырабыз ▪️камырны җәябез, өстен йомшартылган май белән майлап алабыз ▪️шикәр комын, юып киптерелгән йөземне сибәбез ▪️алма кырабыз ▪️Рулетны төрәбез ▪️12гә бүләбез ▪️формага салып, 20 минут кабартабыз ▪️өстенә онлы май сибәбез ▪️180дә 20-25 минут пешә Тәмле булсын!