ДУХОВКАДА ПЕШКӘН ИТ👌😋🍖
ДУХОВКАДА ПЕШКӘН ИТ👌😋🍖 Мондый ысул белән пешерү өчен бәрән ите бик яхшы була👍 бигрәк тә кабырга, муен өлешләре. ✨итне юып, киптереп алабыз 🔸томат пастасы, соевый соус, тоз, шикәр комы, кориандр, зира салып яхшылап ышкыйбыз, болгатабыз 🔸духовкада пешерә торган савытка салып, өстен каплап, төнгә суыткычка куябыз 🔸180-190 да 2 сәгать пешерәбез 🔸өстен ачып (сулырак булса, икенче табага куеп) гриль режимында 20 минутлап 2 яклап кыздырып алабыз 🔸яшелчә белән ашарга бик тәмле була! 👍 Тәмле булсын!