ПИРОЖКИЛАР 👍
ПИРОЖКИЛАР 👍 ✨Камыр өчен: 🔸Он-480(минеке әзрәк китте) 🔸Кефир - 250 гр 🔸Сыек май - 125 гр 🔸коры чүпрә - 10 гр 🔸 Тоз - 1 чәй калагы 🔸Шикәр комы - 1 аш кашыгы ✨Эчлек: 🔸Йомырка - 3 🔸Яшел суган 🔸Слив.май 🔸тоз ✨Иләнгән онның яртысына чүпрә кушып болгатабыз ▪️Әзрәк җылытылган(35-37 градус) кефирга сыек майны, тоз, шикәр комын кушып болгатабыз. ▪️чүпрәле онга салабыз ▪️әкренләп болгатып, он өстибез ▪️кулга ябышмый башлагач он җитте дигән сүз ▪️ камырны тактага салып, 10 минутлап басабыз ▪️30 минут ял иттерәбез ✨Эчлек өчен суганны вак итеп турыйбыз ▪️майлы табага салып әзрәк кыздырып-йомшартып алабыз(20-30 секунд) ▪️пешкән йомыркаларны кыргычтан чыгарабыз да суган белән берләштерәбез, тоз сибәбез ✨камырны юка итеп җәябез, эчлек салгач бөреп куябыз ▪️бөреп куйган якны аска куеп табага урнаштырабыз ▪️өстенә йомырка сарысы+сөт сөртәбез ▪️15-20 минут кабартабыз ▪️180дә 30 минут тирәсе пешә ▪️алгач, аерым савытка бушатып , өстенә сөлге каплап торабыз Камыры мамык кебек, эчлеге йомшак, тәмле була!