КЕКС🍪🍰👌😋
КЕКС🍪🍰👌😋 Чәй янына пешерү өчен бик тәмле кекс! Бик еш пешерәбез шуны. Төнгә суыткычка куйсаң тагын да тәмлерәк була. Торт бисвиты урынына да кулланып карадым, бик ошады👌 🔸ак май- 150 грамм 🔸йомырка - 3 🔸шикәр комы - 150 грамм 🔸он - 1,5 стакан 🔸Разрыхлитель - 2 чәй калагы 🔸су - 6 аш кашыгы 🔸ванильле шикәр комы - 1 кечкенә пакет 🔸йөзем - 200 грамм ✨ Бүлмә температурасындагы майга шикәр комын салып болгатабыз ▪️берәмләп 3 йомырка кертәбез, болгатуны дәвам итеп ▪️ванильле шикәр комы өстибез ▪️бүлмә температурасындагы кайнаган су салабыз ▪️разрыхлитель +иләнгән он салып берләштерәбез ▪️камыр куе сметана кебек була ▪️майлы табага камырның яртысын салабыз ▪️йөзем салгач, калган камырны өстибез ▪️180дә 45-50 минут пешә Тәмле булсын!