Дөньяда бар да онытыла... — 9 июня 2026 г. в 18:00:01.657
Дөньяда бар да онытыла... Тик онытылмый әни куллары... Эштән хәлсезләнгән учта Сикәлтәле тормыш юллары. Язмыш дилбегәсен тарткан чакта, әни Үзең күбрәк җәяү баргансың. Балаларга яңгыр үтмәсен дип, Бишмәтеңне салып япкансың... Ашар ризыкларның иң татлысын Ашамыйча алып куйгансың. Чия-карлыганлы чәйләр ясап Без кайтуга табын коргансың... Тик нигә соң алдагыны уйлап Кул җылыңны биреп китмәдең?! Синсез болай кыен булачагын Әни безгә бердә әйтмәдең?! Яңа туып килгән ал таңнар Синсез инде тагын аталар. ... Тәрәз төбендәге гөлләрең Кул җылыңны тоймый сулалар... Чулпан Хәйретдинова

