Яшь чагында, яшьлек белән үтә, — 29 июня 2026 г. в 18:00:04.033
Яшь чагында, яшьлек белән үтә, Бәхет булсын икән картлыкта... Капкаң ачып керер кешең булсын, Ялгыз ачылмасын ялгыш та... Чәй эчәргә кара - каршы, тәмләп Кешең булсын һәрчак яныңда... Тәме булмагандай ялгыз чәйнең, Ял күк булмый диләр, ялың да... Озын төнне берьялгызың булсаң, Юк, сизелми икән шатлык та... Бәхет - үзе диләр, парлап барсаң, Җитәкләшеп матур картлыкка... Ләйлә Кадыйрова

