Авылыма кайтсам, һаман бер хәл: — 26 июня 2026 г. в 18:00:02.479
Авылыма кайтсам, һаман бер хәл: Әниемне эзли күзләрем. Кат-кат узам бакча сукмагыннан, Табармын дип аның эзләрен. Чыгып карыйм ындыр артларына, Мунчага да кереп күз салам. Җаным, тәнем, бөтен бар булмышым Әни җылысына сусаган. Менә-менә килеп чыгар төсле: "Балам", – диеп назлап эндәшеп. Элеккеге кебек өй алдында Утырырбыз кебек сөйләшеп. Җиһаннардан бер могҗиза көтәм, Авыл өен шуңа онытмыйм. Әниләре исән кешеләргә: "Кадерләгез", – диеп кабатлыйм. Исхак Фәйзи

