Яратырга берүк оялмагыз, — 30 мая 2026 г. в 18:00:02.577
Яратырга берүк оялмагыз, Яратырга соңга калмагыз. Бу гомерләр күз-каш арасыдай Бигрәк кыска - шуны аңлагыз! Тартынмагыз, һәрчак: "Яратам!" дип Якын кешеләргә дәшәргә. Бер-беребезне саклап-яклап кына Язсын иде, дуслар, яшәргә! Авыр сузләр әйтеп гаепләргә Ашыкмагыз әле читләрне. Бүген белән әйдә, яшик әле, Тикшермичә генә үткәнне... Яхшылыклар кылып яшик җирдә, Вакыт табыйк хәлләр белергә. Утка-суга иңне иңгә куеп Тырышыйк без бергә керергә! Елар чакта - елап бушаныйк без, Көләр чакта - бергә шатланыйк. Вакытында гафу итә белик, Йөрәкләрдә ачу сакламыйк! Якты хисләр генә урын алсын Кылганнардан бары хәтердә. Язмасын ла, үкенечләр аша "Соңга калдым..." диеп әйтергә... Гөлчәчәк Садретдинова

