Күңелем белән бары Синнән сорыйм, — 29 мая 2026 г. в 18:00:03.999
Күңелем белән бары Синнән сорыйм, Синең барлыгыңа ышанам! Нәрсә теләгәнне Син беләсең, Син ташлама мине йа Аллам! Үтеләсе гомер үтелгән, Кире кайтарулар булалмас, Калган гомерләрне теләгәнчә Яши алсак иде, йа Аллам! Күккә карап бары синнән сорыйм Синең ярдәмеңә инанам. Язмышымны берүк үкенечле Яза күрмә Газиз Бер Аллам! Венера Мәхмүтова

