Бик картайдым инде балам, дисең, — 1 июля 2026 г. в 18:46:43.972
Бик картайдым инде балам, дисең, Вакыт җиткән дисең, китәргә. Юк, юк әни, зинһар ашыкма әле, Мәңге кайтмый торган җирләргә. Беләм әни, калмагандыр инде. Сәламәтлегең дә, көчең дә. Юк шул, әни, сиңа яшьлегеңне Кайтара алмам, килмәс көчемнән. Мөмкин булса сыйпап алыр идем Тәнеңдәге барча сырхавың. Юк, юк әни, китмә арабыздан Яшә әле, тагын һәм тагын. Сүнәр минем өчен якты кояш Китсәң беркөн мине калдырып. Юк, юк әни, ашыкма китэргэ Яшә әле, яшә алтыным!!! Салиха Гаязова

