Елга булсам, күптән ташыр идем, — 4 июня 2026 г. в 18:00:04.042
Елга булсам, күптән ташыр идем, Урман булсам, туймас идем шаулап. Кошчык булсам, күктә очар идем, Канатланып, үз иркемне даулап. Мин елга да түгел, карурман да, Күкләрне дә кочмый канатым. Җир кызы мин, әллә инде шуңа, Тезләремне бик еш канаттым. Күз яшемне йотып елмайдым да, Шатлыгымнан үксеп еладым. Таптым да мин, кайчак югалттым да, Җан ачысын булды тойганым. Елга булып минем күңел ташый, Урман булып шаулый уйларым. Хыялларым зәңгәр күкне коча, Ирек даулый йөрәк җырларым. Елга, урман, иксез-чиксез күкне Сыйдыра ала олы йөрәгем. Беркайчан да, хаттә эчемнән дә: Нигә тудым җиргә, димәдем. Сынатмыймын, нигә сиздерергә, Кемгә кирәк минем яшьләрем. Гомеремнең һәрбер яңа көнен Мин яшисем килеп яшәдем. Шулай яшим, чөнки язмыш миңа Гомерләрнең биргән ярсуын. Бу хәләтем, күңелемне айкап Ярларымнан чыгып ташуым... Гөлара Шәрипова

