Иске ыштан аягыңда кәлүш.. — 24 июня 2026 г. в 18:00:02.843
Иске ыштан аягыңда кәлүш.. Абзар белән өйнең арасын, Көн өзенә кем санаган аны, Анда - монда йөгреп барасын.. Шул арада бакча көтеп тора, Чәчкән күптән, чүбен утыйсы. Абзарыңда малы кычкыра да, Башың кашып тагын туктыйсың, -Тагын ни җитмәде, мөртәткә?- дип, Сугым үгезенә карыйсың.. Тазартасың астын, салам салып, Әллә йоныңны да тарыйсы? Моның барысы да эштән кала, Эшнең арасында,- диимме, Әллә мал тизәген таптар өчен, Юнле башлы кием киимме? -Авыл!- дисез..әйе матур авыл, Тик нинди күз белән карыйсы.. Эш бетереп самоварда чәйнең, Алда әле, алда кайныйсы. Кунакларың әнә шалтырата, Шәһәр кайта авыл күрергә. Тиз -тиз генә кием алыштырып, Бераз юнле кием киелә... Сый хөрмәтен өстәлеңә җыеп, Куеп барын табын түренә, Өлгерәсең уттан чыккан кебек, Өй алдында кунак күренә. Ярый -дисең, уза шул ла гомер.. Туганнарың кайтты ялында. Сый хөрмәтен җыеп, шашлык,- диеп, Алып киттең кичен болынга. Елга буйларына бергә үскән, Җыр яңгырый рәхәт су буе.. -Иртәгәсең,- дисең, Аллаһ белсен, Бүген яшик, -дисең, - бу юлы.. Рәхәтләнеп искә төшерелә, Бергә бергә үткән елларны.. Бик тиз үтә кыска очырашулар, Көтә кабат озын юллары. Озатасың күчтәнәчен җыеп, Йомыркасын, итен, суганын.. Кулын болгый - болгый китеп бара, Кайткан кунак, дустың, туганың. -Хәерле юл! - дисең, кулың болгап, Сезнең юллар ерак барасы.. Син яңадан..иске ыштан, кәлүш, Абзар белән өйнең арасы... Рамзис Мишәр

