Кем беләндер сөйләшәсе килә..
Кем беләндер сөйләшәсе килә.. Озак итеп җайлап,аңлашып. Шул берәүнең бик тә телисең Кочып алганлыгын яратып.. Юк ясалма түгел, чын күңелдән Болай гына түгел, ихластан... Дөрес сүзләр,төпле киңәш биреп Бергә Уйларыңа кереп адашкан. Синең белән бергә чыгу юлын Эзләп таба торган Ул булсын! Серләреңне җилгә чәчми торган Ышанычлы, ныклы җан булсын! Каян табыйм шундый Ул берәүне? Ничек белим нәкъ Ул икәнен? Күп вакытта йөрәк тә ялгыша Хата булып куя көткәнең... Озак итеп сөйләшәсе килә... Сорауларга җавап табасы.. Болытлардан сорыйм дәшми алар Карлар,яңгыр,җилләре дә Бирми җавапны... Ә күңелне бушатасы килә.. Тулып ташкан савыт чайпала... Бик күпләргә ышанычың бетсә Нәкъ тә шулай җаның айкала... Тик барыбер сөйләшәсе килә... В.Мәхмүтова