Мин гаепле диеп уйламыймын,
Мин гаепле диеп уйламыймын, Ә шулай да гафу үтенәм. Нинди сүзем белән рәнҗеттем соң? Йөзеңдә мин гел ачу күрәм. Ачу саклый белмим, әллә шуңа, Бар нәрсәне җиңел үткәрәм. Юлларыма каршы төшүчегә дә, Хәерле юл теләп җибәрәм. Ачуларны җыеп куймагыз сез, Йөрәкләрне телеп ятмасын. Дус-туганга ачу саклап кына, Ерак китеп булмас ул, дустым. Айшанур.