Ир белән хатын яр буеннан баралар икән.Хатын- кыз яр кырыеннан ялгыш төшеп киткәндә ир ...
Ир белән хатын яр буеннан баралар икән.Хатын- кыз яр кырыеннан ялгыш төшеп киткәндә ир кеше аны кулыннан тотып кала.Ир аста елан барын,хатын ир өстенә таш төшкәнен белми. Хатын-кыз:"Мин бит хәзер упкынга очсам мине елан чагачак,мин моннан котыла алмыячакмын,нигә соң ул мине коткару өчен бөтен көчен куймый?"-дип уйлый . Ир кеше:"Авыртуга чыдарлык түгел,аны күтәрер өчен бөтен көчемне бирәм,нигә соң ул булган көчен җыеп күтәрелми?-дип уйлый. Сез якын кешегезнең нинди хәлдә һәм нинди басым астында булуын,ә ул сезнең авыртуларыгыз һәм арыганлыгыгыз турында белмәскә мөмкин. Бу тормыш. Проблемаларның теләсә нинди урында чыгуына карамастан, эштәме, гаиләдәме, дуслар арасындамы, бер-береңне аңларга омтылырга , бер-береңә юл куя беләргә (компромисс),бер-беребезне кайгыртырга кирәк.Аралашу да җиңел,күңелгә дә рәхәт,кәеф тә күтәренке була.Явыз кешеләр дөньяда яхшы кешеләрдән күбрәк .Син дә алар рәтендә булма!Аерылып тор.Син бит башка!Син алардан яхшырак һәм мәрхәмәтлерәк.